Кортизол: артуы куркынычмы, әллә кимүеме?

Кортизол – организмдагы иң мөһим гормоннарның берсе. Тынгысыз, стресска бай хәзерге заманда аның турында шактый еш ишетергә туры килә. Ул нәрсә өчен җавап бирә? Организмда кортизолның түбән яки югары булуын нинди билгеләр буенча ачыкларга? Табиб-эндокринолог Роза Кузнецованың бу уңайдан фикерләрен тәкъдим итәбез.

* Медицина телендә кортизол дип йөртелгән гормонны икенче төрле стресс яки курку гормоны дип атарга мөмкин. Ник дигәндә, кеше бик нык курыкканда, эмоциональ һәм физик киеренкелек вакытында бөер өсте бизләре нәкъ менә шушы гормонны бүлеп чыгара. Ул бүленеп чыкканда, кешенең йөрәк тибеше ешая, кан басымы күтәрелә, кандагы шикәр күләме арта. Кыскасы, организм тиз арада көрәшкә әзерләнә. Шуңа күрә күпләр бу гормонны дошман күрә. Организмны даими рәвештә киеренке халәттә тотып, эштән чыгара, янәсе. Әмма бу алай түгел.

* Кортизол гормоны майларны – май кислотасына, соңрак глюкозага әверелдерә. Соңгысы иң шәп энергия чыганагы санала. Стресс вакытында организмга ике тапкыр күбрәк энергия таләп ителә. Шул рәвешле кортизол организмны даими рәвештә энергия белән тәэмин итеп тора. Моннан тыш ул баш мие эшчәнлеген дә яхшырта. Организмны инфекцияләрдән саклый.

* Организмдагы кортизол дәрәҗәсе көн дәвамында үзгәреп тора. Әйтик, иртән йокыдан уянганда, ул югары була. Аннары көн дәвамында акрынлап төшә башлый. Шуңа күрә анализлар дөрес нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Гомумән, организмдагы кортизол күләмен кан анализы буенча гына ачыклап бетерү кыен. Шуңа күрә аның күләмен төкерек яки сидек анализы нигезендә билгелиләр.

* Кортизол күләменең артык зур яки түбән булуы да начар. Ул һәрчак нормада булырга тиеш:

– 1 яшькә кадәрге балалар – 30–966 нм/л,

– 6 яшькә кадәрге балалар – 30–718 нм/л,

– 6–10 яшьлекләр 30–1049 нм/л,

– 11–15 яшьлек үсмерләр – 130–400 нм/л,

– 16–38 яшьлекләр – 130–600 нм/л,

– өлкәннәр – 130 нм/л дан кимрәк.

Организмдагы кортизол күләмен көйләү өчен:

– Каһвә һәм энергетик кебек эчемлекләрне кулланмау хәерле. Бер чынаяк каһвә организмдагы кортизол күләмен 30 процентка арттыра. Бу инде күптән исбатланган.

– Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән дә арыну хәерле.

– Стресстан сакланыгыз. Моның өчен начар яңалык-хәбәрләрне азрак тыңларга, начар уйлардан арынырга кирәк. Болар бар да кортизол күләмен бермә-бер арттыра.

– Вакытында ятып, вакытында уянырга өйрәнегез. Кеше көненә, ким дигәндә, 7–8 сәгать йокларга тиеш. Йокларга ятарга 1–2 сәгать кала телевизор, гаджетларны сүндереп куегыз.

– Туклану да әһәмияткә ия. Анда составында кортизолны киметә торган полифенол булган (яшел чәй, кара шоколад, миндаль, какао һ.б.) продуктлар булырга тиеш. Шикәр күләмен дә киметү хәерле.

– Көн дәвамында чиста су эчеп тору, спорт белән шөгыльләнү дә организмдагы кортизол күләмен нормада тотарга ярдәм итә.

– Омега 3, В витамины, магний да кортизолны көйләргә ярдәм итәчәк.

 

Кортизол билгеләре

Югары Түбән
– хәтер начарлану – ябыгу, аппетит югалу, чәч коелу
– психик халәтнең тотрыклы булмавы – хәлсезлек, баш авырту
– кандагы шикәр нормадан артык – түбән кан басымы
– эрекция кимү – аң югалту
– йокысызлык – күңел болгану, косу
– матдәләр алмашы начарлану, тазару – тән тиресендәге тонык таплар
– сөякләр ныклыгы югалу – ярсучанлык, күңел төшенкелеге
– инфекцияләргә тиз бирешүчәнлек – хатын-кызларда җенси теләк булмау

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү