“Лада Гранта” машина йөртүчесе Татарстанда 14 яшьлек велосипедчына таптаган. Малай шунда ук үлгән.
Фаҗига Татарстан Республикасы Минзәлә районының Степановка авылыннан биш чакрым ераклыктагы юлда 19 августта кичке җиденче яртыда була. Билгеле булганча, балигъ булмаган һәлак булган Яр Чаллы кешесе.
Беренчел мәгълүматлар буенча, авария сәбәбе авто хәрәкәтенең югары тизлеге булырга мөмкин. Әлеге хәл урынына район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Тимур Габдуллин да чыккан. Тикшерү оештырылган.
Кешенең үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышы район прокуратурасы тарафыннан контрольдә тотыла.