Бүген Татарстанның суд приставлары «Аҗаган» хәрби-спорт уенын уздырды. Уен Россиянең Дәүләт флагы көненә туры китерелеп үткәрелде. Әлеге уенга алар Мариупольдән качакларны да чакырганнар.
— Безнең балалар бу уенга чакыргач,бик сөенделәр. Бу очрашудан соң алар Татарстанда яңа дуслар табар дип өметләнәбез», — ди сабые белән бергә килгән Анастасия Тобина.
Уенда катнашучы 40 бала ике командага бүленде.
— Әлеге уен балаларны командада эшләргә өйрәнә. Алар бергәләп эшләгәндә генә җиңүгә ирешә алуларын аңлыйлар,- ди бүгенге уенны оештыручы Александр Гаврилов.
Өч сәгатьлек ялдан соң балалар арсалар да, бик канәгать калдылар
— Уен бик кызык булды. Бу команда уены, шуңа күрә монда үпкәләүләр булырга тиеш түгел. Берәү җиңә,икенчеләр җиңелә инде, — ди Мариупольдән Артем Тарасенко.
Балалар бергәләп төшке аш ашады. Тәмам дуслашып беттеләр. Аерыласылары да килмәде.