37 яшьлек Туймазы кешесе Төньяктагы вахтадан үзенең Mitsubishi Lancer автомобилендә кайтканда югалган. «Туймазинский вестник» хәбәр иткәнчә, соңгы тапкыр туганнары белән элемтәгә ул 10 августта чыккан, бераздан алар полициягә мөрәҗәгать иткән.
Ир-атны сигез көн эзләгәннәр, нәтиҗәдә ул Златоуст районында үле килеш табылган. Трассадан ике чакрым ераклыкта, урманда аның машинасын, әйберләрен һәм телефонын тапканнар, ә янәшәдә — гәүдәсен.
Хокук сакчылары уйлавынча, ир-атныд үлү сәбәбе — туңу булган: бу көннәрдә Чиләбе өлкәсендә төнлә температура -2 градуска кадәр төшкән.