Шимбә кич белән Татарстан башкаласы пляжларының берсе янында внедорожник йөртүчесе руль артында аңын югалткан. Аның машинасы юл буендагы машинага килеп бәрелгән.
Килеп чыккан хәлнең шаһитлары «ашыгыч ярдәм» чакырткан һәм ир-атка беренче ярдәм күрсәтергә тырышканнар. Әмма алар да, килгән медиклар да машина йөртүчесен реанимацияли алмаганнар. Ул үлгән. Беренчел версия буенча, аның үлеменең сәбәбе инфаркт булган.