Яшел Үзәндә 30 яшьлек ир-атны Mitsubishi Lancer машинасын танышыннан урлап киткән өчен хөкем иткәннәр. Аны «автомобильне хокуксыз рәвештә йөртү»маддәсе буенча гаепле дип таныганнар.
Бу хәл 2021 елның 1 ноябрендә була. Ир кунакка килгәч, танышының машина ачкычын ала һәм аны урлап кача. Ул парковкадагы автомобильне бәрдерә һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача. Шуннан соң ир автомобильне һәм ачкычны урынына кайтара.
Хатын гариза белән полициягә мөрәҗәгать итсә дә, ирне хөкем иткәннәр. Хәзер ул ике ел дәвамында хезмәт хакының 10% ын дәүләткә биреп барырга тиеш булачак.