Путин мәктәпләрдә Россия гимнын башкару буенча тәкъдимне хуплады

Россия лидеры Владимир Путин ил мәктәпләрендә флаг күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару буенча тәкъдимне хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге тантаналар лаеклы рәвештә узарга тиеш.   

«Гимн һәм флагка килгәндә, бу дөрес һәм кирәк. Әмма моның лаеклы рәвештә эшләнүе шарт», — диде илбашы «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының күзәтүчеләр советы утырышында.

Аның фикеренчә, мондый тантаналарны оештыру мөмкин булмаган урыннарда әлеге инициативаны кичектерергә кирәк. Процедура әлеге символларның әһәмиятенә туры килергә тиеш, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Исегезгә төшерәбез: 1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә гимн башкарыла һәм дәүләт флагы күтәрә башлый.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова моңа кадәр республика мәктәпләрендә Татарстан гимнын башкару мөмкинлеге хакында әйткән иде.


Фикер өстәү