11 яшьлек балага ураза тотарга ярыймы?

Укучыларыбызның соравына «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде.

– 11 яшьлек улымның уразага керәсе килгән иде. Дәресләре дә күп, көн саен футболга йөргәч, әле ныгымаган организмга авырга килер дип уйладым һәм рөхсәт итмәдем. Мин шулай итеп хата кылдыммы?

– Балигъ булган кешегә ураза тоту фарыз. Бу очракта ата-анага бик игътибарлы булырга кирәк. Әгәр бала ураза тотарга тели икән, аны тыярга кирәкми. Балаларны кызыктыру йөзеннән үзебез дә ураза тотсак иде. 11 яшьлек бала берничә көн генә булса да ураза тотып караса, хәерле булыр. Ник дигәндә, ул моңа акрынлап ияләшәчәк. Аллаһы Тәгалә аңа үзенең ярдәмен бирә. Шуңа күрә бала ураза тотарга тели икән, аны тыймыйк. Юкса, балигъ булгач, ул уразаны бөтенләй тотмаска да мөмкин. Әле көннәр бик озын да, эссе дә түгел. Балаларны куркытмыйча, киресенчә, кызыктырып, ураза тоткан өчен бүләк биреп, аларны шатландырырга да онытмагыз. Кечкенәдән ураза тотарга ияләшсә, киләчәктә баланың үзенә дә җиңелрәк була.


Фикер өстәү