Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллионнан арткан

Татарстан башкаласында яшәүчеләр исәбе 1,3 миллион кешедән артып киткән. Бу хакта “КВ” шәһәр мэры Илсур Метшин сүзләренә таянып хәбәр итә.

“Халык саны 1 миллион 300 меңнән артып китте. Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү елында (2005 елда) бу сан 1 миллион 140 мең иде. Безгә килүчеләр күп, бала туу күрсәткече дә әйбәт. Өченче, дүртенче һәм бишенче баласын табучы гаиләләр ишәя”, – дигән мэр, яңа торак төзү зарурилыгын танып.

Илсур Метшин шәһәр янында яңа торак комплексларының актив төстә төзелеп килүен билгеләп үткән. “Без шәһәрдән читкә “чыгып” барабыз. Яңа территорияләр, иярчен шәһәрчекләр барлыкка килә. Әмма, кызганычка зур коммуналь проблемалар, шулай ук эшкә, мәктәпкә, балалар бакчаларына, хастаханәләр, мәдәният учреждениеләренә йөрүдә кыенлыклар китереп чыгара бу. Безгә моңа кадәр начар үскән территорияләрне игътибар үзәгенә алырга, сәнәгать зоналарын яңартырга кирәк”, – дигән ул, һәм мондый территорияләр арасыннан Казанда Порт урамы территориясен билгеләп үткән.


Фикер өстәү