Үз көчеңә таяныр чак. Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг»ның Директорлар советы утырышы узды

Пирчәткә, катализаторларны үзебездә җитештерү, ясалма интеллект юнәлешенә зур өметләр баглау… Хөкүмәт йортында узган киңәшмәләрдә бүгенге шартларда икътисадта куелган максат-бурычлар хакында сөйләштеләр. Утырышларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Әйтик, «Сибур»ның «Үсеш һәм инновацияләр» юнәлеше директоры Дарья Борисова авиация һәм нефть-газ сәнәгате өчен кирәкле махсус полимерлар, медицина пирчәткәләре белән полиолефин һәм пиролиз өчен катализаторлар җитештерү ниятләре турында сөйләде. «Җитештерүгә кирәкле күпсанлы компонентларны безнең белән дустанә булган илләрдә табарга мөмкин. Әмма аларның кайберләрен, әйтик шул ук катализаторларны табу кыен. Аларның булмавы аркасында, җитештерү тукталырга мөмкин», – ди белгеч.

Дарья Борисова совет чорында «Казаноргсинтез» заводында катализатор фабрикасы эшләвен дә искә алды. Аның базасында бүген дә катализаторлар җитештереп булыр иде, дип саный ул. «Панедмиягә кадәр Россиядә латекс һәм пирчәткәләр дә җитештерелми иде. Алар барысы да Азиядән кертелде. «Сибур» Красноярскида бу юнәлештә пилот проекты башлап җибәрде. Аны Татарстанда да тормышка ашырсак, яхшы булыр иде», – диде белгеч. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән «Татнефтехиминвест-холдинг»ка әлеге проектлардан читтә калмаска кушты.

Президент «ТЭМПО» машина төзелеш холдингына да импорт алмаштыру кысасында эшчәнлек юнәлешләрен киңәйтергә киңәш итте. Хәзерге вакытта оешма «КамАЗ» машиналары өчен моторлар, транспорт өчен электр җиһазлары, махсус техника, пыяла торбалар җитештерү белән шөгыльләнә.
КамАЗның металл булмаган эшләнмәләр һәм материаллар бюросы башлыгы Александр Летуновский сүзләренә караганда, бүген «КамАЗ» машиналары өчен резин-техник эшләнмәләр җитештерү юнәлешендә дә кыенлыклар бар. Бүген җылыткычлар эшләп чыгаруның яңа ысулларын үзләштерергә, инженерлар әзерләү өчен, махсус фәнни институтлар булдрырырга кирәк, дигән фикердә ул.

Рөстәм Миңнеханов, чикләүләр аркасында, КамАЗның кайбер төр продукцияне җитештерә алмавын искәртте. Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән «Татнефтехиминвест-холдинг» оешмаларына яңа партнерлар җәлеп итәргә кирәклеген дә ассызыклады. «Моннан тыш кече һәм урта эшмәкәрләргә дә ярдәм итәргә кирәк», – диде Президент.

Утырышта тагын берничә кызыклы проект тәкъдим ителә. Аерым алганда, Татарстанда яңа тарифларны сынап карарга мөмкинлек бирүче махсус энергетик зона булдырырга тәкъдим итәләр. «Иннополис» шәһәрчегендә яңа IT-платформа да пәйда булырга мөмкин. Ул яңа продуктларны сәнәгатьтә сынау вакытын киметер дип көтелә. «Иннополистан ясалма интеллект тармагында зур нәтиҗәләр көтәбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү