Әлеге спектакль “Тантана – 2022” республика театр премиясендә “Зур формалы иң яхшы спектакль” номинациясендә җиңгән иде. Әлмәтлеләр аны Казан тамашачысына да күрсәтергә ниятли.
“Җил артыннан” спектакленең режиссеры – Россиянең халык артисты Камил Тукаев. Авторы – Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Төп рольләрне Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, Эльмир Нургалиев, Раушан Мөхәммәтҗанов һәм башкалар башкара.
Спектакльне 22 сентябрь көнне 19.00 сәгатьтә Камал театрында күрсәтәчәкләр.