Президенттан хәер-фатиха. Рөстәм Миңнеханов “Ак барс” командасы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ак барс» тренерлары һәм уенчылары белән очрашып, аларга яңа сезонда уңышлар теләде.

«Барыбыз да – сезнең җанатарлар. Клуб президенты хоккей үсеше өчен барысын да эшли. Команда өчен барлык шартлар булдырылган. Иң мөһиме – имгәнмәскә», – диде Президент. Рөстәм Миңнеханов команданы балалар белән чагыштырды. «Әлбәттә, җиңәргә кирәк. Әмма килеп чыкмый икән, без барыбер бергә. «Ак барс» үз балаң кебек. Аны беркайчан да ташламыйсың. Иң мөһиме – уңыш насыйп булсын. Хәерле сәгатьтә», – диде ул.

Команданың яңа баш тренеры Олег Знарок әйтүенчә, алар алларында нинди бурыч барлыгын яхшы белә. «Ак барс»ның Татарстан өчен нинди мәгънәгә ия булганын аңлыйбыз. Кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – диде ул.

Капитан Данис Зарипов узган елгы очрашуда карьерасын тәмамларга җыенганын әйткән иде. Быел исә яңа килешү имзалады. «Бу юлы вәгъдәләр булмаячак. Барысын да бозда исбатлаячакбыз», – диде 41 яшьлек хоккейчы.

«Ак барс» яңа сезонның беренче очрашуын 3 сентябрьдә Мәскәүдә «Динамо»га каршы уздырачак.


Фикер өстәү