Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу мәктәпне онытып булмый»

«Татнефть» җәмгыятенең төп нефть-газ чыгару идарәләреннән берсе – «Әлмәтнефть»кә 70 ел тулды. Бу уңайдан нефтьчеләр башкаласында тантаналы чара узды. Бәйрәм уңаеннан идарә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Ул үзенең чыгышында Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау телеграммасын укып үтте. «Бүген «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе – «кара алтын» чыгаруның иң зур үзәге һәм нефть-газ тармагында эшләүнең иң алдынгы ысулларын үзләштерү урыны, – диелә котлауда. – Предприятиене үстерүнең республика көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр тормышын яхшы якка үзгәртүе: юллар, йортлар, социаль һәм мәгариф учреждениеләре төзү, ишегалларын, парк-скверларны төзекләндерү мөһим. Әлеге бәйрәм яңа хезмәт үрләре өчен яңа этәргеч ноктасына әйләнсен!»

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Әлмәтнефть» 70 ел эчендә илебезнең нефть тармагын үстерүгә үзеннән саллы өлеш керткән, сугыштан соң икътисадны торгызуга, сәнәгатьне яңартуда бик зур ярдәм иткән. «Нефтьчеләр Татарстанда ел саен 32–35 миллион тоннага якын «кара алтын» чыгара. Шуның 80 процентын – «Татнефть» хезмәткәрләре. Сәнәгатьнең мөһим тармагы гына түгел, икътисади мөмкинлекләрне төп булдыручы да ул. Татарстан бюджетына керемнәрнең өчтән бер өлешенә кадәрен шушы компания кертә», – диде парламент башлыгы.

Парламент башлыгы әйтүенчә, нефтьчеләрнең һәр буынына ниндидер авырлыклар аша узарга туры килә. «Вакытлар үзгәрә, хәзер нефтьне җиңел генә табып булмый. Башка сәбәпләр дә «кара алтын» чыгару һәм эшкәртүгә җитди йогынты ясый, – дип билгеләп үтте ул. – Шуңа күрә профессиональлек, булдыклылык, киләчәкне күздә тотып эшләү кирәк. «Татнефть», бүгенге генераль директоры Наил Мәганов җитәкчелегендә, яңа кыенлыклардан чыгып, катлаулы бурычларны оста хәл итеп килә».

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, нефть чыгару эшенең барлык нечкәлекләрен белүче оста җитәкчеләрдән, көчле, профессиональ коллективтан башка гына мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмый.

Парламент башлыгы җиде дистә ел эчендә идарәне җитәкләгән барлык җитәкчеләрне исемләп санап үтте, хезмәт династияләрен искә төшерде. Шулай ук туып-үскән шәһәрендәге тәүге эш адымнары турындагы хатирәләрен яңартты. «Әтием «Әлмәтнефть»тә эшләде, үземә дә армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң идарәдә эшләргә насыйп булды – җитештерүне автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре сыйфатында хезмәт юлын башлап җибәрдем, – дип сөйләде ул. – Комсомолда, башкарма комитет, шәһәр советы, партия шәһәр комитетында төрле вазыйфаларда эшләгәндә һәм бүген дә кайчандыр «Әлмәтнефть»тә хезмәт чыныгуы алучылар белән хезмәттәшлек итәм. Бу мәктәпне әлегәчә онытмыйм!»

 


Фикер өстәү