Балык Бистәсе районы ау биләмәсендә өч браконьерны тотканнар

Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Балык Бистәсе районы ау хуҗалыгына рейды барышында ауга рөхсәт кәгазе булмаган 3 ир-атны тоткарлаган. Икесе – Казанда, берсе – Починок авылында яшәүче ир-ат булып чыккан.

Аларның автомобилен тикшергәндә, 3 утлы корал табылган. Аучыларның берсе генә корал саклауга рөхсәтен күрсәтә алган. Калган ике корал, рөхсәтсез генә хуҗаларының кулына килеп эләгүе сәбәпле, тартып алынган. Закон бозучыга карата ике административ беркетмә төзелгән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, суд Алексеевск районыннан бер браконьерга карата хөкем карары чыгарган. Әлеге ир-ат законсыз төстә төрле токымдагы 120 данә балык (бәясе –124 мең сумнан артык) тоткан булган.


Фикер өстәү