Хөкүмәт студент-медикларга “Ашыгыч ярдәм”дә эшләргә рөхсәт иткән

Россия Хөкүмәте дүртенче курстан соң студент-медикларга “Ашыгыч ярдәм”дә фельдшерлар булып эшләргә рөхсәт иткән. Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган. Документка Премьер-министр кул куйган.

Биредә сүз “Дәвалау эше”, “Педиатрия” һәм “Стоматология” программалары буенча белем алучы студентлар турында бара. Аларның “Ашыгыч ярдәм” табибы күзәтчелегендә эшләячәге күздә тотылган. Карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм киләсе елның 31 декабренә кадәр гамәлдә була.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, бу яңалык һөнәр үзләштерү өчен өстәмә мөмкинлекләр ачып, студентларга, уку белән бергә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәнүгә дә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү