Виноград үстерүче Айрат: «Миңа берәү дә ышанмады»

Кама Тамагы районына килеп кергәндә, виноград плантацияләренә тап буласың. Безнең җирдә дә виноградны шулай күпләп үстереп буламыни дип гаҗәпләнүчеләр бер без генә түгелдер, мөгаен. Монда узып китүчеләр дә еш туктый, хәтта махсус экскурсиягә килүчеләр дә бар.

Моннан 8 ел элек Айрат Ялалетдиновның бу нияте барып чыгар дип берәү дә уйламаган. Татарстан җирендә көньяк җимешен үстерү күпләргә сәер тоелгандыр. Ә ул тәвәккәлләгән. Ульян өлкәсендә бер танышының виноград үстерүенә кызыгып, үз эшен башлаган.

– Белгечлегем буенча юрист мин. Җаныма тынычлык табар өчен, җир эшен сайладым. Хатыным каршы килмәде. Казандагы тормышны калдырып, Кама Тамагына күчендек. Иң элек җир алдым, аннан соң үсентеләр утырта башладык. Дәүләттән алган 1 миллион 500 мең сумлык грант ярдәм итте, – ди ул. – Виноградны үстерүнең берние юк аның. Иң мөһиме – дөрес итеп утырту. Һәр төпне 80 сантиметр тирәнлектә чокыр казып утыртасы. Үсентеләрне үрмәләтү өчен махсус чыбыклар кирәк. Кышка без үсентеләрне йә җиргә, йә саламга күмеп куябыз.

Айрат виноградның Татарстан җирләренә яраклысын, тиз өлгерә торган сортларын сайлап утырта. Бүген аның плантациясендә 80нән артык сорт бар. Виноградлар ел да җимеш биреп сөендерә икән. Ул хәзер җимешләрен дә, үсентеләрен дә сата.

– Виноградны каядыр барып сатканыбыз юк. Кибетләргә дә таратмыйбыз. Кешеләр монда үскәнен белеп, килеп алалар. Күбрәк туристлар сатып алып китә. Үз гомеребездә бары тик ике тапкыр гына Казан базарына барып сатып кайттык. Килеп алучылар күп булгач, баруны туктаттык. Быел кара бөрлегән дә утырттык. Күп итеп виктория уңышы  да алдык. Анысын да килеп алып бетерделәр. Тормышыбыз зарланырлык түгел. Эшләгәч, ашарлык та, яшәрлек тә акча бар. Әмма виноград үстерүнең шул ягы бар: чын табыш алу өчен озак тырышырга, ким дигәндә бер куактан 15 килограмм уңыш алырга кирәк, – ди эшмәкәр.

Айратның плантацияләрендәге виноградлар 95 көн эчендә өлгерә. Без килгәндә өлгермәгәннәр иде әле. Әмма үсентеләр уңыштан сыгылып тора. Узган ел 31 август көнне бар виноградын сатып бетергән булган инде ул. Быел язның соңга калуы аркасында әле виноград уңышы сентябрьдә генә сөендерәчәк.

Айрат виноград үскәнен генә көтеп утыра торган егет түгел икән. Быел кышын теплицасында кыякка суган үстереп саткан. Әмма ял итмичә эшләү үзен сиздергән. Яшерми – бик арган. Шуңа да кыш көнендә ял итәргә исәпләп тора. Басуда элек гаиләсе белән генә эшләсәләр, хәзер ярдәм итүчеләре бар. Махсус эшчеләр яллаган. Әмма аларның да эш рәтен белгәннәрен сайлый икән. Белемле кешеләргә ихтыяҗ зур. Ә уңышны җыйганда эшчеләр саны арта, ди ул.

– Виноград уңышы ел саен бертөрле булмый. Узган ел бөтенләй өмет итмәгән виноград сортлары ишелеп уңды. Быел әллә ни күп булмас кебек. Тик без булганына шөкер итәргә өйрәндек инде, – ди ул. – Хыялларым күп минем. Шәраб ясыйсым килә. Виноградның махсус шәраб ясый торган сортларын да үстерәм. Менә шуны тормышка ашырасы иде, – ди эшмәкәр.

Айрат Чувашиянең Батыр районында туып-үскән. Тормыш иптәше – Ульян якларыннан. Әмма күңелләренә хуш килгән Кама Тамагында ике ул үстереп гомер итәләр. «Кама винограднигы» плантацияләренең дәвамчылары үсеп килә. Ике улына өйрәтәсе эшләре күп әле Айратның. Әле киләчәктә виноград рәтләрен дә зурайтып җибәрмәкче. Иң мөһиме – кояш җылысы һәм сатып алучыларның күп булуы кирәк аңа. Калганын булдырырга өйрәнгән инде ул!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү