Азык-төлеккә бәяләр төшә, әмма французлар бәрәңгесез

Глобаль икътисад кризисы торган саен үзен ныграк сиздерә. Авыр хәл һәм турбулентлык нигездә энергия чыганакларына кискен күтәрелгән бәяләр аркасында формалаша.

Пакыстанның күп кенә шәһәрләрендә үткән тәүлекләрдә халык протест белән урамнарга чыкты. Кешеләр электр энергиясенә бәяләрнең югары булуыннан риза түгел. Җитмәсә, ут бик еш өзелә. Тәүлеккә 12–16 сәгать утсыз утырган чаклар була икән. Исламабад кризисы Европадагы газ проблемасына тыгыз бәйләнгән. «Газпром» краннарны ябып куйганнан соң, Европа күпләп сыекландырылган газ сатып ала башлады. Танкерлар кем күбрәк түли, шуңа таба йөзәләр. Нәтиҗәдә Азия базарларында, аеруча Пакыстан белән Бангладешта, газ җитешми. Бу, үз чиратында, электр энергиясенең дефицитын тудыра.

Газ проблемасы Көнбатышның үзендә дә кискен булып калуын дәвам итә. Европада күп кенә алюмин һәм цинк заводлары энергия чыганакларына бәяләр югары булу сәбәпле ябылалар. Рентабельлек нульдән түбәнгә китә чөнки. Нидерландтагы Nyrstar цинк заводы ел ахырына кадәр эштән тукталачак. Словакиядәге Norsk Hydro алюмин заводы да сентябрьдән ишекләренә йозак эләргә җыена. Хәзерге газ бәясе белән шикәр җитештерүгә караганда, заводларны ябып кую отышлырак, диләр Европада. Ихтимал, башка товарларны җитештерү дә шул сәбәпле зыянлы була башлар.

Икътисади проблемалар Евросоюз валютасын очсызландыра. Евро доллар белән тигезләште һәм аннан да түбәнрәк бәягә сатыла башларга җыена. Бер елдан соң аның бәясе 2001 елгы дәрәҗәгә түбәнәер һәм долларга 0,83 евро бирә башларлар дип фаразлыйлар. Финанс кыенлыклары Европа державаларында азык-төлеккә бәйле проблемалар китереп чыгара. Иң яшь француз милли газетасы «Либерасьон», Франциягә котылгысыз рәвештә бәрәңге, бал һәм сөт дефициты яный, дип яза.

Глобаль кризисның авазы АКШта да көчлерәк ишетелә. Анда йортлар сату кими. Тик шулай да тормышта барысы да начар түгел. Күпме генә, корылык нәтиҗәсендә ачлык булачак, дип куркытмасыннар, планета масштабында бөртеклеләргә бәяләр түбәнәя. Азык-төлек бәяләренең глобаль индексы инде дүртенче ай рәттән кими икән. АКШ Авыл хуҗалыгы министрлыгы бодай уңышы узган елдагыдан яхшырак булачагын белдерә. Дүшәмбе көнне биржаларда шуңа күрә бәяләр май пигыннан 60 процентка төшкән. Кара диңгездән украин ашлыгы чыгарыла башлау да бәяләрнең очсызлануына китерә. Россиядә икмәк уңышы яхшы булуы көтелә. Июльдә планета масштабында бөртеклеләргә генә түгел, сыек майга, шикәргә, ит һәм сөткә бәяләр төшкән. Бәяләр төшә дигәндә, шулай да бер нәрсәне истә тотарга кирәк: быелгы июльнең түбәнәйгән бәяләре 2021 ел июленең бәяләреннән күпкә югары булып калуын дәвам итә. Бодай бәясе, мәсәлән, 24,8 процентка югарырак булып кала. Сөт бәясе дә шулай ук. Быелның июне белән чагыштырганда сөт бәясе түбәнәйгән, әмма үткән елның шул чоры бәясеннән 25 процентка югарырак.

БМО белгечләре, глобаль ачлык проблемасы саклана, дип белдерәләр шуңа күрә. Азык-төлек кризисыннан чыгу тиз генә булмас, диләр. Вазгыять фәкыйрь илләрдә һаман катлаулы.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү