Су басу аркасында 900дән артык кеше үлгән

Быел җәй Пакыстанда су басулар аркасында 900дән артык кеше үлгән, дип хәбәр итә CNN.

БМО гуманитар мәсьәләләрне координацияләү идарәсе бәяләвенчә, июнь уртасын башлап стихиядән 2,3 млн кеше зыян күргән, 95 мең йорт җимерелгән.

Җирле хакимият 3 мең километр юл һәм 129 күпер җимерелү турында хәбәр итә. Моннан тыш, ярты миллионнан артык авыл хуҗалыгы хайваны һәлак булган.

Пакыстанда яңгырлар июнь аеннан бирле дәвам итә. Август башында хөкүмәт тарафыннан гадәттән тыш хәл игълан ителде һәм халыкара оешмаларга ашыгыч гуманитар ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Пакыистанның Белуджистан провинциясендә озакка сузылган яңгырлар 186 кешенең гомерен өзгән, алар арасында 56 бала да бар.


Фикер өстәү