Табиблар 34 магнит йоткан яшь ярымлык баланы үлемнән коткарган

Сабыйның температурасы күтәрелгән, хәлсезләнгән, тынгысызланган.

Мәскәү яны шәһәре хирурглары 34 магнит йоткан яшь ярымлык баланы үлемнән йолып калган. Сабыйның температурсы күтәрелгән, хәлсезләнгән, тынгысызланган. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әти-әнисе сүзләренә караганда, нарасый берничә магнит шарчык йоткан. Әмма аның ашказанына 34 магнитның эләгүе ачыкланган – алар бер-берсенә ябышкан.

Хирурглар магнитның күпчелеген – нарасыйның нечкә эчәгеннән, өчесен – ашказаныннан алган. Шуннан соң балада, хастаханәгә соңга калып мөрәҗәгать иткәнлектән, инфекция-токсик шок халәте барлыкка килгән.

Сабый терелгән. Ул инде хәзер өендә.


Фикер өстәү