Татарстан вузлары Үзбәкстан яшьләре өчен оештырылачак белем күргәзмәләрендә катнашырга чакыралар

2022-2023 елларда Үзбәкстан яшьләре өчен “Мәгариф һәм һөнәр” белем күргәзмәләрен үткәрү күздә тотыла. Чараларда Татарстан вузлары да катнашырга мөмкин. Күргәзмәләрдә катнашу Россия мәгарифен, рус телен популярлаштыру мөмкинлеге бирәчәк.

Шулай итеп, 26-30 сентябрь көннәрендә Ферганә, Андижан, Наманган шәһәрләре-өлкәләрендә “Мәгариф һәм һөнәр 2022” XXII Халыкара күргәзмәсе узачак.

14-24 октябрьдә Ташкент, Сәмәрканд, Навои, Бохара, Ургенч-Хива шәһәрләре-өлкәләрендә “Мәгариф һәм һөнәр 2022” XXII Халыкара күргәзмәсе үткәреләчәк.

Киләсе елның 13-17 мартында Ферганә, Андижан, Наманган шәһәрләре-өлкәләрендә “Мәгариф һәм һөнәр 2023” XXIII Халыкара күргәзмәсе узачак.

Киләсе елның 14-26 апрелендә Ташкент, Сәмәрканд, Навои, Бохара, Ургенч-Хива, Нукус шәһәрләре-өлкәләрендә “Мәгариф һәм һөнәр 2023” XXIII Халыкара күргәзмәсе үткәреләчәк.

Мәгариф һәм һөнәр” күргәзмәсе Үзбәкстанда инде 13 ел үткәрелә. Максаты – сәләтле үзбәк яшьләрен Россия, Үзбәкстанның югары уку йортлары белән якыннанрак таныштыру, аларга иң яхшы югары уку йортларына керү мөмкинлеге тудыру.


Фикер өстәү