Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә Донецк, Луганск халык республикаларында, Запорожье, Харьков һәм Херсон өлкәләрендә 18 яшькә кадәрге укучы балаларның әти-әниләренә бер тапкыр 10ар мең сум түләргә кушты.
“Донецк, Луганск халык республикаларында, Запорожье, Харьков һәм Херсон өлкәләрендә 18 яшькә кадәрге укучы балаларның әти-әниләренә, балалар бу территорияләрдәге мәктәпләрдә укырга керешкән очракта, 2022 елның 15 сентябреннән дә соңга калмыйча, бер тапкыр 10ар мең сум түләргә”, – диелгән Кремль сайтында.
Дәүләт башлыгы әлеге эшкә җаваплы итеп Премьер-министр Михаил Мишустинны билгеләгән.