Яр Чаллыда яшәүчеләр ешрак сифилис белән авырый башлаган

Яр Чаллы халкы ешрак сифилис белән авырый башлаган. Тире-венерология диспансеры хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, 2022 елның беренче алты аенда якынча 20 йоктыру очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта узган ел эчендә 18 очрак кына булган.

Сифилис — җенси юл белән тапшырыла торган хроник йогышлы авыру. КВД мәгълүматлары буенча, барыннан да ешрак ир-атлар авырый. Инфекция шулай ук йөклелек вакытында анадан сабыйга бирелергә мөмкин. Сифилис белән унитазлар утыргычы, ишек тоткалары, гомуми кием аша, шулай ук бассейнда йөзгәндә зарарланып булмый .


Фикер өстәү