Казанда бер атнага Осиновая урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте, шәһәр Башкарма комитетында имзаланган күрсәтмәгә сылтама белән, хәбәр итә.
3-9 сентябрьдә 4-нче номерлы йорттан 8-нче номерлы йортка кадәр сузылган юл өлеше ябылачак — анда түбән басымлы газүткәргеч күчерү буенча эшләр башкарылачак.