Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада инженерлар лицее һәм балалар бакчасы ачты

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инженерлар лицее һәм балалар бакчасы ачылышында катнашты.

38 нче лицей – Түбән Кама районында беренче инженерлар мәктәбе. Уку йортына 1385 укучы кабул ителгән һәм 48 сыйныф формалашкан. Белем бирү процессы Әлмәттә Түбән Кама химия-технология институты һәм Югары нефть мәктәбе өчен абитуриентлар әзерләүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» компаниясенең мәгариф комплексы төзелешендәге зур өлешен билгеләп үтте. «Түбән Кама – эре сәнәгать шәһәре. Шәһәрлеләрнең тормышы уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Әлеге мәйданчыкта берьюлы ике яңа мәгариф учреждениесе: лицей һәм балалар бакчасы ачыла. Моңарчы без «Адымнар» мәктәбен ачтык. Без киләчәктә дә үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудырачакбыз», – дип ассызыклады ТР Президенты.

Лицейда универсаль һәм табигый-фәнни юнәлешле уку кабинетлары, ИТ-полигон (конструкция, робот техникасы, микропроцессор җайланмаларын программалаштыру кабинеты), техник иҗат өчен остаханәләр, арт-лаборатория, музыка студиясе һ.б.лар каралган.

100 нче номерлы «Эврика» балалар бакчасы 320 урынга исәпләнгән. Белем бирү процессы балалар интеллектын һәм танып белү сәләтен үстерүгә, өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иртә һөнәри юнәлеш алуына юнәлдерелгән. Балалар бакчасында 14 төркем эшләячәк, шул исәптән татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 7 төркем.

Балалар бакчасында физкультура һәм музыка заллары, методика кабинеты, медицина блогы бар. Монтессори кабинеты, сенсор бүлмәсе, табигать фәннәре лабораториясе, конструкторлык бюросы, телләр кабинеты һәм һөнәр үзәге җиһазландырылган. Үзәк территориясендә спорт мәйданы, чатырлы түбә астында 14 үзара кушалган йөрү верандасы, кече архитектура формалары, коляскалар кую урыны бар.


Фикер өстәү