Рөстәм Миңнеханов Наил Мәгановның кайгысын уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” генераль директоры Наил Мәгановка абыйсы вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

“Хөрмәтле Наил Өлфәт улы! Абыегыз Равил Өлфәт улы Мәгановның кинәт вафат булуы турында хәбәрне ишетеп тетрәндем. Аның китүе – Сезнең өчен, бөтен гаиләгез өчен кире кайтара алмаслык югалту, Татарстан Республикасы, ил өчен авыр хәсрәт. Равил Өлфәт улы илебез нефть тармагының танылган профессионалы иде, аны алга җибәрү өчен гомере буе актив хезмәт итте, озак еллар дөнья күләмендә иң зур нефть компанияләренең берсе “ЛУКОЙЛ” ГАҖ топ-менеджментында эшләде. Абруйлы җитәкче, энергияле һәм максатка омтылучан кеше буларак, ул һәрвакыт туган республикасына тугры калды, тел-теш тидергесез вәкаләтлелек һәм эшкә бирелгәнлекнең, тормышка һичсүзсез уңай, иҗади мөнәсәбәтнең якты үрнәге булды. Равил Мәганов татарстанлыларның рәхмәтле хәтерендә дә шулай калыр. Сезнең белән бергә ихлас кайгырам, газиз кешегезне – Сезнең өчен иң якын дус, яхшы киңәшче, эштә дә, тормышта да өлге булган абыегызны югалту хәсрәтен уртаклашам. Абыегыз турындагы якты истәлекләр, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның теләктәшлеге Сезгә бу күтәрә алмаслык зур кайгыны кабул итәргә һәм үткәреп җибәрергә булышсын иде. Бирешмәгез, Сезгә көч һәм ныклык телим», – диелә телеграммада.

“ЛУКОЙЛ” компаниясенең вице-президенты Равил Мәгановның үлеме турында бүген билгеле булды. Мәскәүдә вафат булган нефтьчегә 68 яшь иде.


Фикер өстәү