Миңнеханов һәм Маһанов Минзәлә интернат-мәктәбенә автомобиль ачкычы тапшырды

Татарстанда «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы Гран-приена ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар тәрбияләнүче Минзәлә интернат-мәктәбе лаек булды. Җиңүчегә конкурсның төп бүләген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «ЛУКОЙЛ» ГАҖ беренче башкарма вице-президенты Равил Маһанов тапшырды.

«Мәрхәмәт юлыннан» проектында җиңгән өчен Минзәлә интернат-мәктәбе «Лада Ларгус» автомобилен алды. Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурска йомгак ясау тантанасында ачкычны оешма директоры Нурһади Гыйльфановка Рөстәм Миңнеханов һәм Равил Маһанов тапшырды.

Ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика һәм бөтенроссия фестиваль һәм конкурсларында лауреат һәм дипломант булды.

«Барыгызны да бу бәйрәм вакыйгасы — күп кенә республика байлыкларын җыйган конкурска йомгак ясау белән котлыйм. Анда һәр муниципалитетта үткәрелә торган эш чагылдырылган. ЛУКОЙЛ компаниясенә 10 ел дәвамында мондый конкурсны республикада уздырып килүе өчен зур рәхмәт. Бу традиция дәвам итәр һәм алга таба да шундый искиткеч проектлар гамәлгә ашырылыр дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«РИТЭК» ҖЧҖ («ЛУКОЙЛ» ГАҖнең бүлендек предприятиесе) март аенда Татарстан һәм Самара өлкәсендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларының Х конкурсы башлануын игълан иткән иде. Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителде һәм өч номинация: «Экология», «Рухият һәм мәдәният» һәм «Спорт» буенча каралды.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү