Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть тармагының танылган белгече Валерий Исаакович Грайферның вафат булуы сәбәпле, “Лукойл” нефть компаниясе” президенты Вахит Алекперовка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

– Валерий Грайферның – нефть тармагы легендасы, танылган белгеч, тәҗрибәле, абруйлы җитәкченең вафат булуын ишетеп тетрәндем, – диелә телеграммада. – Валерий Исааковичның нефть чыгару сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше – бәһаләп бетергесез зур. Ул “Татнефть”тә профессиональ буларак чыныгу узды, аның җитәкчелегендә “Главтюменьнефтегаз” җәмгыятендә Көнбатыш Себер чыганакларын киң колачлы үзләштерү башланды, “РИТЭК” җәмгыятен оештыручыларның берсе булды, “Лукойл”ны үстерүдә Сезнең белән иңгә-иң торып эшләде. Стратегик фикер йөртүче, уйлаганын тормышка ашыра белүче талантлы оештыручының, көч- энергиясе ташып торган, тырыш һәм тормыш сөючән гүзәл кешенең арабыздан мәңгегә китүен аңлау кыен. Илебез өчен, аның белән аралашу һәм бергә эшләү бәхете елмайган кешеләрнең һәммәсе өчен зур югалту бу. Әлеге уникаль шәхеснең якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр. Мәрхүмнең кызлары һәм якыннарының авыр кайгысын эчкерсез уртаклашам, аларга бу авыр көннәрдә сабырлык телим.


Фикер өстәү