КФУ галиме: «Татарстанда сентябрьдә октябрь салкыннары көтә»

Киләсе атнада Казанда температура климатик нормадан шактый түбән булачак. Бу хакта бүген КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га хәбәр итте.

«Хәзер календарь көз башланды, һава торышы кискен үзгәрә, температура фоны да кискен үзгәрештә. Киләсе дүшәмбедән башлап, температура климатик нормадан 4-5 градус түбән булачак. 5 сентябрьдән көндезге температура 14 градус, ә төнге температура 7 градус тирәсе булачак. Бу сентябрьнеке түгел, ә октябрьнең һава торышы», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, мондый һава торышы Россиянең бөтен Европа территориясенә арктик һава китерүне тәэмин итә торган салкын фронтның килүенә бәйле. Ә җәйнең соңгы ае Казанда коры һәм эссе булды.

«Август ае уникаль булды, бер ай эчендә бер тамчы яңгыр да булмады. Уртача айлык температура климатик нормадан 5 градуска югарырак булып чыкты һәм 23 градус тәшкил итте», – дип искәртте КФУ профессоры.


Фикер өстәү