Алданган өлешчеләргә фатирларын тапшыра башладылар

Татарстанда Территорияләрне үстерү фондының күзәтчелек советы игътибарга алган барлык проблемалы торак йортлар кулланылышка тапшырылган. Бу хакта фондның күзәтчелек советы рәисе – Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде.

«Федераль һәм төбәк структураларының бердәм эшләве нәтиҗәсендә бу эш уңышлы тәмамланды. Элегрәк тугыз комплекста 1689 өлешче фатирлы булды. Тагын 175 кеше Комиссар Габишев урамындагы йортка ачкыч көтә. Төзүчеләргә  башкарган эшләре өчен рәхмәт», – диде Марат Хөснуллин.

Хәзерге вакытта проблемалы объектларның бердәм реестрында Татарстан территориясендәге тагын алты йорт кала. «Аның икесен якын арада исемлектән алачаклар. Чөнки Комиссар Габишев урамындагы йорт файдалануга тапшырылды, ә Гадел Кутуй урамы, 83а адресындагы объект өчен 86 өлешчегә акчалары кире кайтарылды», – дип билгеләп үтте фонд идарәчесе Константин Тимофеев.

Шул рәвешле калган дүрт объект республиканың юл картасына кертелгән. 186 өлешченең хокуклары 2022 елның декабренә кадәр торгызылырга тиеш. Шул рәвешле агымдагы ел ахырына төбәктә алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителергә мөмкин, дип нәтиҗә ясады Тимофеев.


Фикер өстәү