Читтән кайтартылган машинаның мәшәкате җитәрлек

Җиде кат үлчә, бер кат кис! Белгечләр Казахстаннан машина кайтартырга теләүчеләргә шундый киңәш бирә. Ник дигәндә, чагыштырмача арзан бәясенә кызыгып алып кайткан машина бик күп кыенлыклар да китереп чыгарырга мөмкин икән. Бу хакта журналистларга Идел буе таможня идарәсенең таможня контролен оештыру хезмәте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Александр Преорчук сөйләде.

Ул китергән саннардан аңлашылганча, быел Идел буе федераль округына Казахстаннан 2 меңнән артык «тимер ат» алып кайтканнар. Чагыштыру өчен: 2021 елда бу күрсәткеч 88 генә булган. Александр Преорчук фикеренчә, саннар артуга, нигездә, Россиянең машина базарындагы кыенлыклар, Казахстанда исә автомобильләрнең чагыштырмача очсызрак булуы сәбәпче.

Әмма арзан бәягә кызыгып кына, ашыгыч карарлар кабул итмәскә киңәш итә ул. Ник дигәндә, читтән кертелгән машина бик күп кыенлыклар да китереп чыгарырга мөмкин. «Билгеле булганча, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия бердәм таможня территориясенә керә. Евразия икътисади союзы товарлары әлеге ил территорияләре буйлап иркен хәрәкәт итә ала. Алардан таможня декларациясе, таможня пошлинасы да таләп ителми. Әмма бу илләрдә, әйтик, шул ук Казахстанда әлеге статуска ия булмаган товарлар – шул ук машиналар да булырга мөмкин. Таможня органнары өчен андый товарлар чит ил товарлары санала», – ди Александр Преорчук.

2015 елның октябрендә төзелгән килешү нигезендә Казахстанга таможня берлеге тарафыннан билгеләнгән таможня тарифыннан күпкә түбәнрәк булган ставка белән өченче илдән товарлар кертелә ала. Әлеге килешү нигезендә Казахстан шушы республика территориясендә генә кулланылырга тиеш булган транспорт чараларын да билгели ала. Алар белән шушы җирлектә яшәүче кешеләр генә идарә итә ала. Машинаны чит төбәкләргә Казахстанда даими яшәүче кешеләр генә алып чыга ала. Казахстанда яшәмәүче кешеләргә мондый машиналарны Россиягә кертү тыела.

– Юридик затлар бу машиналарны Россиягә кертә алсын өчен, аларга Казахстан территориясендә өстәмә пошлина түләргә туры киләчәк. Әйтик, «тимер ат» Казахстанда 0 процент белән рәсмиләштерелгән булса, аның өчен машина бәясенең 15 проценты күләмендә өстәмә пошлина түләргә туры киләчәк. Бу машина да берничә йөз мең сумга кыйммәткәрәк төшәчәк дигән сүз. Шуңа күрә Казахстаннан машина кайтарту арзанга төшә диючеләр ялгыша, – ди Александр Преорчук.

Шуңа күрә белгечләр Казахстаннан машина сатып алыр алдыннан машинаны шушы республика территориясендә үк яхшылап тикшертергә киңәш итә. Ул машина кайда, нинди шартларда теркәлгән? «Әгәр ул түбән процент ставкасы белән рәсмиләштерелгән булса, иң элек Казахстанда бу машинаның статусын үзгәртерлек чаралар күрелергә тиеш. Юкса бу машинаны чиктән чыгарганда да, исәпкә куйганда да проблемалар килеп чыгачак», – ди Александр Преорчук.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү