Коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, хастаханәләрдә өстәмә урыннар булдырылган

Дүшәмбедән Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән авыручылар өчен урыннар санын арттырдылар. Бу хакта «Татар-информ»га баш эпидемиолог, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика белгече Дмитрий Лопушов сөйләгән.

«Бездә ятак фонды әзерләнгән һәм резервланган. Хәзер без өстәмә ятаклар әзерләргә мәҗбүр булдык. Стандарт рәвештә госпитальләр әзерләнгән иде, әмма бездәге хәлне исәпкә алып, без бүгенгә йөз ятак диярлек урын өстәргә мәҗбүр булдык», – диде табиб.
Эпидемиолог агентлыкка аңлатканча, күпчелек кеше «омикрон»ны авыр кичерми һәм аларга поликлиникаларда ярдәм итәләр. Хастаханәләргә, нигездә, өлкәннәр һәм хроник авырулары булган кешеләр эләгә, алар өчен инфекция җитди сынауга әверелә.


Фикер өстәү