Кыю яшьләр җыелган җирдә: Казанда “XXI гасыр лидеры” конкурсы финалы уза

Лидер булу өчен креатив, кыю фикерле булу гына җитми, үз артыңнан башкаларны ияртә белү дә кирәк. Казанда узучы “XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия конкурсы финалына әнә шундый яшьләр җыелган да инде. Илнең 70 төбәгеннән килгән 500 дән артык яшь активист “XXI гасыр лидеры” исеме өчен көрәшәчәк.

Быел конкурс “Большая перемена” Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы кысасында уза. Анда 14-17 яшьләрдәге балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары көч сынаша. Казанның “Пирамида” концертлар залында узган ачылу тантанасына Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде.

– Бүген бөтен Россия иң талантлы, креатив, алдынгы яшьләре Казанда җыелды. “XXI гасыр лидеры” илдә инде ике дистә ел уздырыла. Ул балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларын үстерү, яшьләр сәясәте өлкәсендә һөнәри кадрларны ачыклау максатын күздә тотып оештырыла. Республикада конкурс өченче тапкыр уза. Елдан-ел Казанга килүчеләр саны арта бара. 2008 елда – 100, 2017 дә – 300, быел – 500 дән артык катнашучы. Бу саннар проектка зур игътибар бирелүе турында сөйли. Бүген залда илебезнең киләчәгенә битараф булмаган иң актив яшьләр җыелган. Сезгә яңа иҗади идеяләр һәм проектларны тормышка ашыруда зур уңышлар телим. Сез барыгыз да җиңүчеләр, – дип сәламләде катнашучыларны Фәрит Мөхәммәтшин.

Катнашучылар эшлекле һәм интеллектуаль уеннар, үз-үзеңне презентацияләү, Россиянең дәүләт яшьләр сәясәтен һәм төзелешен белүгә тест һәм проект яклауны үз эченә алган конкурс сынауларында катнашачак. Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов конкурста республикадан 18 активист катнашуын әйтте.

– Бирегә үз төбәкләрендә эре яшьләр оешмаларын җитәкләүче лидерлар җыелды. Аларны төрле ярышлар көтә. Сынауларның төп максаты – яшьләргә үзләрен һәм көчле сыйфатларын күрсәтергә булышу. Конкурста катнашучы балалар активистлар гына түгел, социаль әһәмиятле проектларның авторлары да. Шуңа күрә монда аларга фикердәшләр, яңа танышлар табу мөһим. Бу аларга киләчәктә үзләренә файдалы булачак, – диде журналистларга яшьләр министры.

Казанда яшәүче 17 яшьлек Илнур Нәзиров бәйгедә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оешмасының данын яклый.

– Минем проектым спортның триатлон төре белән бәйле. Аның идеясе –балаларның физик мөмкинлекләрен арттыруда. Бу бәйгедә иң мөһиме – үзеңнең лидерлык сыйфатларыңны, үзеңне шәхес итеп күрсәтә белү. Минем өчен чын лидер ул – команданы әйдәп баручы, үзе белгәннәренә башкаларны да өйрәтүче кеше, – диде Илнур.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 20 җиңүче билгеле булачак. Алар Татарстан Президентының 50 000 сум күләмендәге акчалата премиясе белән бүләкләнәчәк. Шулай ук, 100 катнашучы “Большая перемена” Бөтенроссия конкурсы финалына чыгып, үз проектларын алга таба үстерү өчен 1 миллион сум өчен көрәшәчәк.

                                                                                               Ләйсән Сафина

 

 

 

 


Фикер өстәү