Татарстан Министрлар Кабинеты киләсе елга айлык акчалата түләү күләмнәрен билгеләгән

Татарстан Министрлар Кабинеты киләсе елга айлык акчалата түләү күләмнәрен билгеләгән. Хөкүмәтнең бу җәһәттән тиешле карарын Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган. 

Шулай итеп, 2023 елның 1 гыйнварыннан  социаль түләүләр һәм субсидияләр 1,061 процентка арттырылачак. Биредә сүз хезмәт ветераннарына, дәүләт бүләкләренә лаек булучыларга, реабилитацияләнгән кешеләргә, ятим балаларга һ.б. түләүләр турында бара. Документка караганда, 2023 елда хезмәт ветераннарына, дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләргә айлык түләү күләме – 581 сум (быел 547 сум), сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә – 727 сум (быел 685 сум), сугыш елларында тылда кимендә 6 ай эшләгән кешеләргә – 867 сум (быел 817 сум), ятимнәргә (мәктәпкәчә яшьтәге балаларга) – 10 326 сум (быел 9732 сум) һәм мәктәп яшендәге балаларга 11907 сум (быел 11 222 сум)  тәшкил итәчәк.

Ятимнәргә юл йөрүгә айлык субсидия күләме киләсе елда 354 сумга җитәчәк.


Фикер өстәү