Коронавирусның алтынчы дулкыны кайчан бетәчәген әйткәннәр

Югары дәрәҗәдәге оптимистик фараз буенча, ковидның бу дулкыны 10-15 сентябрь тирәсендә төгәлләнергә мөмкин.

Россиядә коронавирусның алтынчы дулкыны кайчан бетәчәк? Бу сорауга җавапның өч варианты бар. Аларны ETNA аналитика һәм фаразлау сервисы исәпләп чыгарган, дип яза РБК.

Ясалма акылның уртача дәрәҗәдәге оптимистик фаразы буенча, хәзерге вакытта Россиядә коронавирусның алтынчы дулкыны иң биек ноктасына җиткән, һәм ул 3-9 октябрьдә төгәлләнергә тиеш. Аның фикеренчә, ноябрь башына чир йоктыручылар саны тәүлегенә 19 меңнән артмаячак. Бу очракта Волгоград һәм Тула өлкәләрендә чир тизрәк сүреләчәк. Ә менә Кострома һәм Мурманск өлкәләрендә кайдагыга караганда да озаграк тоткарланачак.

Югары дәрәҗәдәге оптимистик фараз буенча COVID-19 дулкынының инде 10-15 сентябрьдә үк төгәлләнүе (ә хәзер – иң биек ноктасы) күздә тотыла. Пессимистик фараз буенча исә илдә чирнең иң биек ноктасы 27 сентябрь -2 октябрьгә туры килеп, дулкын ноябрьдә “тынычланачак” икән.

Ясалма акыл фикеренчә, Мәскәүдә COVID-19 инфекциясенең иң “кызган чоры” инде узган – ул 17 августка туры килгән. Бу көнне шәһәрдә коронавирус йоктыруның 10 меңнән артыграк очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү