Синоптиклар “әбиләр чуагы” кайчан буласын әйткән

Россиянең Үзәк өлешендә 12 сентябрьдән уртача температура нормага туры килә башлаячак, ә19-26 сентябрьдә “әбиләр чуагы” булырга мөмкин. “Метео” фаразлар үзәге җитәкчесе Александр Шувалов Sputnik радиосы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Әбиләр чуагы” 19-26 сентябрь аралыгында булыр дип көтелә. Өч-биш көн дәвамындагы коры, җылы һава шул көннәргә туры килергә тиеш”, – дигән ул.

Синоптик әйтүенчә, 12 сентябрьдән һава температурасы нормага туры килә яки аңа якынлаша башлаячак. “Көндез +14…+16, төнлә +5…+7 градус чамасы булачак. Көзен климатик норма кинәт кими: хәзер тәүлеклек уртача температура нормасы +13 градус икән, бер атнада соң ул инде бер градуска төшәчәк”, – дип аңлаткан Шувалов.

Исегезгә төшерәбез: якын араларда Татарстанда нормадан 4-6 градуска түбән булган бик суык һава саклана. Киләсе атна башында – 12-13 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә +15…+18 градуска кадәр җылы көтелә.


Фикер өстәү