Татарстанда сайлау комиссияләре эше дәүләт гимннарын тыңлаудан башланды

Республикада – Казанның ике округында Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка өстәмә сайлау, шулай ук 39 районда җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау башланды.

Казанның сайлау участоклары иртәнге җидедә ачылды. Комиссия әгъзаларының эше Россия һәм Татарстан дәүләт гимннарын тыңлаудан башланды.

– Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары сайлау участокларына тантаналы хисләр, ватанпәрвәрлек рухы өстәп, тавыш бирүнең мөһимлеген тагын да арттыра, – ди Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе 24 августта төбәк сайлау комиссияләренә тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларын ачканда Россия гимнын тыңлауны оештыру тәкъдиме белән карар чыгарган. Социологлар да Россия гимнының горурлык хисләре тудыруын раслый.


Фикер өстәү