Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сovid-19 белән авыручылар арту шартларында саклык чараларын күрергә өндәде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сovid-19 авыручылар арту шартларында саклык чараларын күрергә өндәде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны соңгы атнада 1,8 тапкыр арткан. Бу шартларда вакцинация һәм ревакцинакция эшен активлаштыру мөһим. 8 сентябрьгә Татарстанда беренче компонент белән 2 млн. 707 мең кешегә прививка ясалган, икенчесе белән – 2 млн 536 мең кешегә.

«Санитар таләпләрне катгый үтәргә кирәк. Халык белән даими контактта эшләүче, хезмәткәрләре күп булган һәм тыгыз урнашкан, социаль дистанцияне үтәү мөмкинлеге булмаган коллективларда битлек режимын кертергә тәкъдим итәбез», — дип ассызыклады ТР Президенты.​


Фикер өстәү