Владимир Путин хезмәт базарындагы хәлләр тотрыклы булуын әйтте

Хәзерге вакытта ил буенча 234 меңгә якын хезмәткәр мәҗбүри ялга җибәрелгән яки тулы булмаган эш көненә җәлеп ителгән. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Бу ел башындагыга караганда ике тапкыр диярлек күбрәк. Әлбәттә, ил буенча зур сан түгел. Әмма билгеле бер тармаклар, предприятие һәм торак пунктлар җитди кыенлыклар алдында калды. Шуңа күрә Хөкүмәт җирле проблемаларны игътибар үзәгенә алырга һәм алардан чыгу юлларын табарга тиеш», – диде Президент. Шул ук вакытта, дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хезмәт базарындагы хәлләр тотрыклы. Эшсезлек, моңарчы күрелмәгәнчә,  бик аз дәрәҗәдә.

Сентябрь башында Татарстанстат хәбәр иткәнчә, быел икенче кварталда республикада 6,5 мең хезмәткәр эш бирүченең гаебе белән, шулай ук башка сәбәпләр белән эшсез утырырга мәҗбүр булган. Бу – хезмәткәрләрнең гомуми санының 0,7 проценты.


Фикер өстәү