Питрәч районында йорт белән мунча янып беткән

Кичә кичке җиделәр тирәсендә Питрәч районының Гильдеево авылында янгын чыккан.

Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ялкын агач йорт һәм мунчаны ялмап алган.

Янгын бөтен торак мәйданын — 112 кв метрны юк иткән. Сәбәбе электр җайланмаларын дөрес кулланмау дип фаразлана.


Фикер өстәү