Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә Камал театрында узачак

26 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була.​ Бу хакта  Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

Юбилей кичәсендә Татарстанның күренекле әдипләре, җитәкчеләр, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм танылган җырчылар катнаша.

Бәйрәм кичәсенең сценариен Илсөяр Иксанова язган, режиссеры – Илдар Хәйруллин.


Фикер өстәү