Сәяхәтчеләр өчен яңалык: Татарстан белән Оренбург арасында яңа маршрутлар булачак

Татарстан һәм Оренбург өлкәсе, сәяхәтчеләрне арттыру өчен, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйган. ТАСС хәбәр иткәнчә, документта иң элек төбәкләр арасында уңайлы тимер юл маршрутларын булдыру күздә тотыла.

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов аңлатып үткәнчә, республика Оренбург өлкәсе белән яңа маршрутлар корырга ниятли. Шулай ук «Бөек Идел юлы» проектын үстерү, туристлар алышу, журналистлар өчен турлар үткәрү карала.

Поездлар Татарстан белән Оренбург өлкәсендәге сәяхәтләрдә самолет һәм автобуслар өчен уңайлы алмаш булырга тиеш. Яңа ел каникулында Оренбург өлкәсеннән – Казанга, кире маршрут буенча май бәйрәмнәрендә тәүге поездларны җибәрү күздә тотыла.


Фикер өстәү