Сөйгәнен һәм аның әти-әнисен үтерүдә гаепләнүче егетнең әтисе: «Ул аны яратты һәм әле дә ярата»

Татарстан Югары судында Казанда бөтен бер гаиләне рәхимсез рәвештә үтерү турындагы эшне карау ахырына якынлаша. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – 23 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллин. Тикшерү фаразлары буенча, нәкъ менә ул сөйгәнен һәм аның әти-әнисен үтергән.

Фаҗига узган елның 7 гыйнварында Чуйков урамындагы йортларның берсендә булды.

Ике якны да борчыган бер сорау: кыз һәм аның әти-әнисенең үлеме тиз арада булганмы? Бу сорауга судта суд-медицина белгече җавап бирде, дип яза «Татар-информ».

«Зыян күрүчеләргә ясалган зыян бик зур иде. Күп кан югалтылган. Мондый яраларны без авыр категориягә кертәбез, үлем сәбәбе дә шул булырга мөмкин. Әлеге җәрәхәттән кеше берничә минуттан соң үлергә мөмкин. Ә бу очракта зыян күрүчеләрнең фатирларыннан чыгарлык вакытлары булган», – дип үз фикерен белдергән эксперт.

Исегезгә төшерәбез, гаилә башлыгының һәм хатынының гәүдәләре подъездда, ә кызларының мәете фатирда табылган. Экспертлар аларның тәннәрендә 30га якын пычак җәрәхәте исәпләгән. Тикшерү кызның әтисе, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләргә каршы булу сәбәпле, егет үч алган дип саный.

Мөхәммәдуллин ачуын китергән гаилә белән «исәп-хисап» ясаганнан соң, дүртенче кат тәрәзәсеннән сикерә. Табиблар тырышлыгы белән егет исән кала. Хәзер ул рәхимсезлек белән үтерүдә гаепләнә. Ул үз гаебен танымаган һәм бернәрсә дә хәтерләмәвен әйткән.

Фото: Татар-информ

«Ул фатирга кергәнен һәм аңа кинәт кенә кемдер суканын хәтерли. Аннары ул уянган һәм аның алдында дус кызының ятканын күргән һәм кабат аңын җуйган. Аннары ул хастаханәдә генә аңына килгән. Минем улым моны эшли алмый, ул аны яратты һәм әле дә ярата. Аның үлеме турында хәбәр әйткәч тә, ул аңына килә алмый йөрде», – дип сөйләгән Мөхәммәдуллинның әтисе.

Суд кемгә ышаныр, анысы тиздән билгеле булачак. Әгәр Мөхәммәдуллинның гаебе исбатланса, аңа гомерлек төрмә яный.

3 кешенең гомерен өзгән Казан фаҗигасе турында Артур: «7се көнне Камилә улымны китереп китте. Әгәр ул анда калган булса…»


Фикер өстәү