Татарстанда мошенниклар бер тәүлек эчендә 9 кешене 17 миллион сум акчасыннан мәхрүм иткән

Алдау очраклары Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Әлмәт, Алабуга районнарында булган.

Татарстанда мошенниклар бер тәүлек эчендә тугыз кешене кәкре каенга терәтеп калдырган. Аларга китерелгән зыянның гомуми күләме 17 миллион сумнан артып киткән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мошенниклык очраклары Казанда, Чаллыда, шулай ук Әлмәт һәм Алабуга районнарында булган. Дүрт очрак буенча җинаять эшләре кузгатылган, бишесе буенча – кузгату мәсьәләсе карала.

Мошенниклар, барыннан да элек, янәсе, кемдер сезнең исемегезгә кредит рәсмиләштерә, чарасын күрергә кирәк, дигән булып, шулай ук, имештер, сатып алынган товарларга компенсация бирелү, якыннарга ярдәм итү зарурилыгы кебек сылтаулар табып акча урлауга ирешкән.

Сүз уңаеннан, Мәскәүдә яшәүче бер ханым үзе үк мошенникларга шалтыратып, аларга 26 миллион сумнан артыграк акчасын тоттырган. Югыйсә ул аферистлардан, чит илгә валютаны ничек күчеререгә мөмкин, дип кенә сораган булган…


Фикер өстәү