Марат Айзатуллин: Татарстанда социаль өлкә һәм торак фонды объектларына җылылык бирүгә керештеләр

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм инженер инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук җылылык сезонына әзерлек турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстанда социаль өлкә һәм торак фонды объектларына җылылык җибәрелә башлады. Иң беренче булып Чирмешән районында – 8 сентябрьдән бирле җылы җибәрделәр.

Бүгенге көндә 28 муниципаль берәмлектә ягулык чоры башлану турында Карар кабул ителгән. 884 котельный эшләтеп җибәрелгән, бу 28,4% тәшкил итә. 2 мең 817 күпфатирлы йорт (торак фондының 16%), 518 мәктәп (33,3%), 833 балалар бакчасы (48,3%), 1 мең 73 сәламәтлек саклау объекты (53,2 %), 252 мәдәният объекты (13,1 %), 50 спорт һәм яшьләр объекты (14,1%), 46 социаль яклау объекты (27,1%) җылытыла.


Фикер өстәү