Казахстан башкаласы исеме кабат алыштырылган

Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Указы нигезендә, ил башкаласы атамасы Нур-Солтаннан Астанага алыштырылып, элекке исеменә кире кайткан. Бу хакта “Казахстанская правда” рәсми газетасында хәбәр ителгән, дип яза. “Mail.ru”.

Шулай ук Казахстан Конституциясенә дә төзәтмә кертелеп, анда ил башкаласының Астана итеп билгеләнүе күрсәтелгән.

Нур-Солтан атамасын Астанага алыштыруны Токаев үзе 2019 елның язында тәкъдим иткән. Шәһәрнең элекке атамасын кире кайтару мәсьәләсе быел гыйнвар аенда булган протестлардан соң күтәрелгән. Бу тәкъдимне башкала хакимияте дә, Казахстан парламенты да хуплаган.


Фикер өстәү