Татарстанда бер ир, күршесенә бурычын ялган акча белән түләп, ирегеннән мәхрүм ителгән

Питрәч районында 32 яшьлек ир-ат ялган акча белән түләгән өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

Әлеге ир 2020 елның декабрендә бер дусты белән интернет аша 5 меңлек ялган ике акча сатып алган. Берсен азык-төлек кибетендә калдырган, икенчесе белән күршесенә әҗәтен түләгән.
Ир үзенең гаебен танымаган. Ялган акча белән түләгән өчен суд аны 3 ел да 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү