Рөстәм Миңнеханов Иран провинциясе Гөлстанга визит белән килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов визит белән Гөлстан провинциясендә урнашкан Горган шәһәренә килде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Татарстан башлыгын аэропортта провинция губернаторы һәм Решт шәһәрендәге Россия вәкиле каршы алды.

Кичә Татарстан Президенты эш визиты белән Иранга килде. Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов кайбер провинцияләр губернаторлары белән очрашырга, республика предприятиеләрендә булырга, эшлекле форумнарда катнашырга, шулай ук РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча җитәкчелек иткән «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысаларында Иран белән хезмәттәшлек турында сөйләшергә планлаштыра.

 


Фикер өстәү