Шойгу: “Махсус хәрби операция чорында Россиядән һәлак булучылар саны – 5937 кеше”

Украинадагы махсус хәрби операциядә Россиядән һәлак булучылар саны – 5937 кеше. Россия оборона министры Сергей Шойгу Россиядә яшәүчеләргә мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

“Бүгенгә бездән 5937 кеше һәлак булды”, – дип билгеләп үтте ул.
Ул Россия медикларының эшен аерым билгеләп үтте. Яралыларның 90 проценттан артыграгы аларның тырышлыгы белән армия сафларына кире кайтуга ирешкән.

Шул ук вакытта Украина үз армиясенең яртысын диярлек – 100 меңнән артыграк кешене югалаткан. Шуның 61 207е һәлак булган, 49 368е – яраланган.

Исегезгә төшерәбез: бүген Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизацияләү турындагы указга кул куйды.


Фикер өстәү