Татарстан Президенты Kazan Digital Week форумында: «Республика дөнья дәрәҗәсендәге IT-үзәкләргә ия»

21-24 сентябрьдә Татарстан башкаласында Kazan Digital Week халыкара форумы уза. Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Ул катнашучыларга республиканың цифрлаштыру өлкәсендәге уңышлары турында сөйләде.

— Дөнья цифрлаша бара. Бу тармакның мөһимлеген аңлап, агымдагы елны Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан иттек, — диде ул. — Цифрлы технологияләр тормышның бөтен тармакларына үтеп керә. Цифрлы трансформация рейтингында Татарстан алдынгылар рәтендә тора. Бу соңгы елларда башкарган эш нәтиҗәсе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, былтыр социаль әһәмияткә ия хезмәтләр электрон рәвешкә күчерелә башлады, ел азагына барысы да онлайнга күчәчәк. Моңа өстәп, төп тармакларны даими рәвештә цифрлаштыру бара.

— Безнең илгә санкцион басым ясала. IT- өлкәгә катгый чикләүләр кертелде. Технологик суверенитетны тәэмин итү өчен барлык ресурсларны кулланырга кирәк. Республикада дөнья дәрәҗәсендәге IT-үзәкләр булдырылды, — диде Татарстан Президенты.


Фикер өстәү