Виноградның 60ка якын төрен үстерүче Леонтий  Кирягин: «Ул  тәнне дә, җанны да дәвалый»

Сәламәтлеге какшап киткәннән соң виноград үстерүгә керешкән Леонтий Кирягин хакында Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә беләләр. Ашказаны җәрәхәте белән пычак астына керүдән аны нәкъ менә әлеге җимеш саклап калган.  87 яшендә дә әле егетләрдәй җәһәт, тиктормас Леонтий  Кирягин Казанның  Дәрвишләр бистәсендәге дистә сутыйга якын бакчасында виноградның 60ка якын төрен үстерә. Тәненә дәва тапкан виноградчы, аны үстерү җанны да дәвалый, ди. Ул виноград үстерүчеләрне борчыган сорауларга җавап бирде.

– Леонтий Иванович, быел күп кенә бакчачылар, виноград өлгермәде, дип зарлана. Бу нилектән шулай?

– Виноград – җылы һәм кояш ярата торган культура. Ул чәчәк атканда һава торышының бик яхшы булуы шарт. Виноградның уңуына май һавасы сәбәпче. Ә быел май салкын һәм дымлы булды. Бу вегетация чоры тоткарланудан тыш кайбер авыруларның азуына да сәбәпче булды. Виноград гадәттә июнь башларында чәчәк  ата иде, ә  быел бер айга соңарды. Бу бездә генә түгел, бөтен Россиядә шулай. Мин башка төбәкләрдә яшәүче виноградчылар белән элемтәдә торам, аларда да шундый ук зар. Дөрес, июль белән  август җылы булды, тик виноград өлгерү өчен ике ай гына вакыт җитми. Бөтен өмет сентябрьдә булачак әбиләр чуагында иде, анысы да әллә ни куанырлык булмады. Виноград өлгерми калды, ул бит шикәр туплаганнан соң гына өлгергән дип санала.

– Климат үзгәргән саен виноград үстерү технологиясе дә үзгәреп тора, димәк. Бездә виноградның нинди сортларын утыртырга киңәш итәр идегез?

– Әйе, климат белән бергә аны үстерү технологиясе дә үзгәрә. Шунлыктан виноград үсентесе сайлаганда сортка игътибар итәргә кирәк. Виноградның  безнең полосага ультра иртә, иртә һәм уртача иртә өлгерә торган сортлары туры килә. Теләгең булса, озаграк өлгерә торган сортларны җылытылмый торган теплицаларда үстерергә була. Уртача тәүлеклек температура +10 градус булганда виноградның вегетация чоры башлана. Теплица виноград өчен җәйне «озайта», шуңа күрә ачык грунтта өлгерми торган сортлар анда рәхәтләнеп үсәчәк.

Виноградлар шушындый җайланма өстендә кыш чыга

– Виноград утыртырга ниятләүчеләргә үсентене кайдан алырга киңәш итәр идегез?

– Аны базардан үтеп барышлый теләсә нинди сатучыдан алганчы, виноград үстерүчедән алуың хәерле. Мәсәлән, мин үземнән алучыларга утырту, тәрбияләү турында бөтен мәгълүматны сөйлим, аннары да элемтәдә торам. Минем виноград үстерү буенча «укучы»ларымның саны бихисап.  Алар җимеш өлгергән чорда килеп авыз итеп карап, үзләренә туры килгәнен дә сайлый алалар. Виноград үсентесен сайлаганда шул килеш ашау,  киптерү, шәраб ясау өчен кирәк булуын тәгаен белеп сайларга кирәк.

– Сезнең үзегез чыгарган  виноград сортларыгыз бармы?

– Сортлар түгел, гибрид формалар гына. Гибрид формалар дәүләт реестрына кертелмәсә, ул сорт булып танылмый. Гибрид формаларны чыгару өчен шактый җир һәм кимендә 10–15 ел запас вакыт кирәк. Ә минем аның кадәр вакытым калмады.

– Виноградны көздән утыртып калдыруың яхшымы, әллә язга калса да ярыймы?

– Моңа кадәр виноград утыртканыгыз булмаса, әлеге эшне язга клдырсагыз яхшырак булыр. Чөнки аның үсешен карап, күзәтеп торырга була, ә көзен каплап куйганнан соң виноградның ничек кыш чыгасын тәҗрибәле виноградчыга да чамалау кыен.

– Виноградны капламыйча гына кышлатырга ярыймы?

– Капламый калдырырга ярамый. Мин тактадан махсус әрҗә ясыйм да, куакларны төреп, шуның өстенә салам. Аннары өстен яңгыр үткәрми торган материал белән каплыйм. Виноградны бик иртә капламавың хәерле. Чөнки көз озын килеп, көннәр җылытып җибәрсә, бөреләре уянып, зыян килергә мөмкин. Октябрь ахыры, ноябрь башы иң кулай вакыт. Беренче салкыннарда чыныгып калса, кыш чыгу өчен яхшырак булачак.  Виноград – бик «акыллы» ул. Салкыннар якынаюга аның сабаклары яшеллеген җуеп,  сорырак төскә керә башлый.

– Виноградны карлыган шикелле очын кисеп алып кына үрчетеп буламы? 

– Була, тик бу карлыган төсле һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Тәҗрибәсе булмаганнарга үсентене сатып алырга киңәш итәм. Чыбыкчадан виноград үстерү өчен махсус шартлар һәм хәйран вакыт таләп ителә. Ул утыртканнан соң өченче елны гына уңыш бирергә мөмкин.

Гөлнара Зиннәтуллина

 


Фикер өстәү